+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
10 декабрь 2019, 10:27

Русиягә Александр Лукашенко килде

Сочида Русия Президенты Владимир Путинның Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко белән сөйләшүләре узды.

Сочида Русия Президенты Владимир Путинның Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко белән сөйләшүләре узды. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә буенча алар Союздаш дәүләт кысаларында интеграцияне тирәнәйтү перспективалары турында фикер алыштылар. Русия ягыннан сөйләшүләрдә Хөкүмәт Рәисе Дмитрий Медведев, Хөкүмәт Рәисенең беренче урынбасары – финанслар министры Антон Силуанов, Хөкүмәт Рәисе урынбасары Дмитрий Козак, Русиянең Белоруссиядәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле Илчесе Дмитрий Мезенцев, Президент ярдәмчесе Юрий Ушаков, икътисади үсеш министры Максим Орешкин катнашты.
Владимир Путин кыска гына кереш сүзендә Лукашенкога чакыруны кабул иткәне өчен рәхмәт белдерде. Союз шартнамәсенә 20 ел тулуын искә төшерде. Алга таба да эшчәнлекне үстерергә ышаныч белдерде.
Лукашенко да эшчәнлеккә зур бәя бирде, хезмәттәшлекне үстерү буенча тәкъдимнәр барлыгын әйтте.
Путин һәм Лукашенко арасында сөйләшүләр дәвам итә.
https://tulpar.rbsmi.ru/news/Rusiyag-Aleksandr-Lukashenko-kilde-32871/
#ВладимирПутин
Читайте нас: