+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
11 декабрь 2019, 17:36

“Күп балалыкка карата уңай мөнәсәбәт формалаштырырга тиешбез...”

“Радий Хәбировның чыгышында гаиләләрдә күп балалыкка чакыру яңгырады”, - диде Башкортстан Башлыгының Дәүләт Җыелышына Юлламасына үз фикерен белдереп “Тамыр” балалар-үсмерләр телеканалы директоры Гөлназ Колсарина.

“Юлламада традицион гаилә кыйммәтләренең кризис кичерүе һәм бу хәлдән кичекмәстән чыгарга кирәклеге турында әйтелде, - ди Гөлназ Колсарина. – Вакыт көтми. Чайлдфри дигән модалы төшенчәле яшь буын үсеп килә. Бу куркыныч. Балаларда ихтияҗ булуны формалаштырырга кирәк. Монда бер пособияләр генә эшләми. Балаларны акча өчен тудырмыйлар.


Хәзер министрлыклар, ведомстволар, мәгариф һәм мәдәни учреждениеләр, җәмәгать оешмалары, матбугат басмаларының уртак максаты - күп балалыкка карата уңай мөнәсәбәт формалаштыру. “Тамыр” телеканалы бу линия буенча эшли инде. Мәсәлән, 20 декабрьдә “Родина” кинотеатрында күп балалы әниләрне – “Балалар күп булмый” телепроекты геройларын хөрмәтләү чарасы үтәчәк”.

Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: