+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
11 декабрь 2019, 17:01

Туңдырылган җиләктән пирог пешерү серләре

Кышка җиләк-җимешне туңдырып куярга өйрәндек. Булмаса, сатып алу да проблема түгел хәзер. Ә менә алардан пирог пешерүнең берничә сере бар.

Беренчедән, пирогка салыр алдыннан туңдырылган җиләкне эретмәгез. Пирогка артык сыекча кирәкми.

Җиләкләрне онда яисә крахмалда аунатып алыгыз, югыйсә, алар бер-берсенә ябышачак. Он артык сыекчаны да үзенә ала.


Пешерү вакытын бераз арттырыгыз.


Камырга майны артыграк салсагыз да әйбәт булачак. Ул җиләкләрдән агып чыккан сутны “йотачак”.


Туңдырылган җиләк-җимеш белән ачык пироглар пешерү яхшырак. Алар матур да, артык сутлары да парга әйләнәчәк.

Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.
Читайте нас: