+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
11 декабрь 2019, 10:39

Владимир Путин Зеленский белән очрашты

Очрашу "Нормандия саммиты"ннан соң узды.

Русия һәм Украинаның дәүләт җитәкчеләре Владимир Путин һәм Владимир Зеленский "Нормандия дүртлеге" саммиты кысаларында икеяклы очрашу үткәрде. Сөйләшү бер сәгатькә якын дәвам итте, дип хәбәр итә Тасс агентлыгы.
"Нормандия дүртлеге" илләре лидерлары (Русия, Франция, Германия, Украина) аралашуны Елисей сараенда кичке аш вакытында дәвам итте.
"Нормандия форматы”ндагы саммит утырышы дүшәмбе кичендә Парижда башланды һәм ике сәгатьтән артык дәвам итте. Русия Президенты Владимир Путин, Франция Президенты Эммануэль Макрон, Германия Федератив Республикасының федераль канцлеры Ангела Меркель һәм Украина Президенты Владимир Зеленский Елисей сараеның Мюрат залында сөйләшүләр уздырды. Шуннан соң Русия һәм Украина лидерларының икеяклы әңгәмәсе булды.
https://alluki.rbsmi.ru/articles/k-pbel-mn-r-ilend/Vladimir-Putin-Zelenskiy-bel-n-ochrashti-34506/
#ВладимирПутин
Читайте нас: