“Профиль” журналы язуынча, көненә 200 грамм караҗиләк ашау кан басымын берничә берәмлеккә төшерергә ярдәм итә, ә бу җиләкне көн саен ашаганда бер айдан хәлнең яхшыруын көт тә тор.
Лондонның Патшалар колледжы тикшеренүләре 30 көннән кан басымы шактый түбәнәюен раслаган. Шул ук нәтиҗәгә дарулар эчеп тә ирешеп була.
Шулай ук югары кан басымы белән көрәштә көнбагыш ярдәм итә. Көнбагыш орлыклары майлы кислоталарга бай, башлыча линоль кислотага. Бу матдәне организм гормонсыман тоташма булдырыр өчен куллана. Ул тоташма кан тамырларын йомшарта, нәтиҗәдә артериаль кан басымы төшә.
Исемлекне әчтерхан чикләвеге тәмамлый. Галимнәр нык майлы ризыкларны әчтерхан чикләвеге белән алмаштырырга тәкъдим итә. Майлы ризыклардан аермалы буларак, чикләвекләрдә ул кадәр зур холестерин микъдаре юк.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/faydaly-ki-shl-r/Kan-basimin-nindi-riziklar-yard-mend-t-sherep-bula-36889/