+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
12 декабрь 2019, 10:18

Ватан сугышы хакында тарихи дөреслекне бозарга тырышалар

“Җиңү” оештыру комитеты алдагы елга әзерләнә.

Русия Президенты Владимир Путин җитәкчелегендә “Җиңү” дип аталган оештыру комитеты утырышы узды. Анда алдагы ел узачак Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек мәсьәләләре тикшерелде. Атап әйткәндә, ветераннарга ярдәм итү чаралары, эзләнү отрядлары эшчәнлеге, шулай ук хәрби-мемориаль эш, аерым алганда, совет солдатына Ржев мемориалы төзелеше барышы турында да сүз барды. Әлеге төркемгә Президент хакимияте, Хөкүмәт, Федерация советы, Дәүләт думасы, федераль башкарма хакимият органнары җитәкчеләре, Президентның федераль округлардагы тулы вәкаләтле вәкилләре, кайбер иҗтимагый оешмалар вәкилләре керә.
Русия Президенты кайбер илләрнең фашизмга каршы сугыш хакындагы тарихи дөреслекне бозып күрсәтүләренә борчылу бедерде:
– Тарихи дөреслекне бозарга тырышулар тукталмый. Аларга нацист ярдәмчеләренең варислары гына түгел, ә башка милләт вәкилләре дә кушылды. Хәзер эш шактый респектабльле халыкара институтларга һәм Европа структураларына кадәр барып җиткән.
Сез беләсезме, күптән түгел Европа парламенты резолюциясе нацистлар агрессорларын да, Советлар Союзын да бер сафка куйган. СССРны, нацистлар Германиясе белән беррәттән, икенче бөтендөнья сугышы башлануга сәбәпче итмәкчеләр. 1939 елның беренче сентябрендә Польшага һәм 1941 елның 22 июнендә Советлар Союзына кем һөҗүм итүен онытканнар кебек. Без Бөек Ватан сугышы вакыйгалары, фактлары турында сөйләүне, архив материалларын бөтен тулылыгында ачуны һәм бастыруны дәвам итәчәкбез. Шулай да кайбер оппонентларыбыз укый белмиме, яза белмиме, берни дә белмиме дигән тәэсир кала.
Ә без Кызыл Армиянең җиңүләре һәм җиңелүләре, әсирләребезнең фаҗигале язмышы, подпольщикларның батырлыгы һәм коллаборационистларның хурлыгы, Холокост фаҗигасе һәм тыныч халыкка каршы җинаятьләр, гитлерчыларның бозыклыклары турында сөйләячәкбез,– диде Владимир Путин.
https://tulpar.rbsmi.ru/news/Vatan-sugishi-hakinda-tarihi-d-reslekne-bozarga-tirishalar-36277/
#ВладимирПутин
Читайте нас: