+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
13 декабрь 2019, 11:15

Путин Лужковны искә алды

Русия лидеры Владимир Путин Иминлек Советының даими әгъзалары катнашлыгында оператив киңәшмә үткәрде.

Ил башлыгы Мәскәүнең экс-мэры Юрий Лужковны искә алды һәм аның исемен мәңгеләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты. Арытабан социаль-икътисади көн тәртибе турында сөйләштеләр. Владимир Путин Парижда норманд форматындагы саммит турында сөйләп үтте, дип хәбәр итте Русия лидерының матбугат сәркәтибе Дмитрий Песков.
“Киңәшмә башында президент катнашучылардан Лужковны искә алуларын үтенде һәм Мәскәү мэриясенә экс-мэрның исемен мәңгеләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты, - диде Песков. – Президент шулай ук киңәшмәдә катнашучыларга Парижда норманд форматында үткән саммит, Франция, Украина президентлары һәм Германия канцлеры белән ике яклы очрашулар турында сөйләде”.
Киңәшмәдә РФ премьер-министры Дмитрий Медведев, спикерлар Валентина Матвиенко һәм Вячеслав Володин, Кремль хакимияте башлыгы Антон Вайно, Иминлек Советы секретаре Николай Патрушев, Эчке эшләр министры Сергей Лавров, Оборона министры Сергей Шойгу һәм башкалар катнашты.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/s-yas-t/Putin-Lugkovni-isk-aldi-37703/
#ВладимирПутин
Читайте нас: