+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
16 декабрь 2019, 11:00

Бәрәңгене һәм тавыкны җылытмагыз

Кайбер ашларны без өченче һәм хәтта бишенче тапкыр җылытабыз.Бу бик хәвефле икән бит.

Бәрәңгене җылыттыңмы, кискен агулану көт. Пешкән бәрәңгене суыткычта саклау һәм алып җылытканчы, салкын килеш ашау файдалырак икән. Ә кыздырылган бәрәңгене бөтенләй бер тапкырга гына әзерләргә кирәк.
Бәрәңгене озак сакласаң, анда ботулизмны китереп чыгаручы бактерияләр үсеш ала. Бу агуларга, хәтта нерв системасын зарарларга мөмкин. Моннан тыш, кабат җылытканда бәрәңге составына керүче крахмал таркала, файдалы матдәләр, тәм, ис һәм структура һәм азыкның кыйммәте бөтенләй юкка чыга.
Тавык итен дә бер тапкырга әзерләү яхшырак. Әгәр дә сез бөтен бер тавыкны әзерләгәнсез икән, икенче тапкыр аны салкын килеш ашау файдалы булыр. Җылыткан саен анда файдасы да азрак калачак.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/B-r-gene--m-tavikni-ilitmagiz-40113/
Читайте нас: