+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
16 декабрь 2019, 10:58

Исемлектә Башкортстан бармы?

Русия Президенты Владимир Путин үзмәшгульләргә салым буенча тәҗрибәне киңәйтү турында законга кул куйды.

Документ нигезендә 2020 елның 1 гыйнварыннан тәҗрибә тагын берничә төбәккә: Санкт-Петербург, Воронеж, Волгоград, Ленинград, Түбән Новгород, Новосибирск, Омск, Ростов, Самара, Сахалин, Свердловск, Төмән, Чиләбе өлкәләренә, шулай ук Красноярск һәм Пермь крайларына, Ненец, Ханты-Манси (Югра) һәм Ямал-Ненец автоном округларына, шулай ук Башкортстан Республикасына таратылачак.
Документта, 2019 елда экспериментны гамәлгә ашыруны анализларга һәм аны 2020 елның 1 июленнән Русия Федерациясенең барлык субъектларына да кертү мөмкинлеген һәм максатчанлыгын бәяләргә кирәк булачак, дип билгеләп үтелә.
Ноябрьдә финанс министры Антон Силуанов үзмәшгульләр өчен салым режимын 2020 елның җәеннән илнең барлык төбәкләренә дә таратырга җыенуларын белдерде. Ул, бюджет өчен ихтимал булган хәвефләрне киметү өчен ведомствода схеманы эшләп бетерәчәкләр, дип вәгъдә итте.
2019 елдан илнең дүрт субъектында — Мәскәү шәһәрендә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә һәм Татарстанда — эксперименталь форматта үзмәшгульләр өчен салым гамәлгә кертелде. Бу ялланган хезмәткәрләрне җәлеп итмичә генә түләүле хезмәтләр күрсәтүче гражданнарга кагыла. Андый хезмәткәрләрне физик берәмлекләр белән эшләгәндә - үз керемнәренең дүрт процентын, юридик берәмлекләр белән эшләгәндә алты процентын хөкүмәт файдасына күчерергә мәҗбүр иттеләр.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/Isemlekt-Bashkortstan-barmi-40137/
#ВладимирПутин
Читайте нас: