+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
16 декабрь 2019, 11:00

Мәскәү чыршысына кем бара?

Башкортстаннан 114 бала илнең төп чыршысына чакыру алды.

Аларның һәрберсе өчен Мәскәүгә бару - чын яңа ел могҗизасы. Кремль чыршысына юлланган һәр бала үз гаиләсенең генә түгел, ә ким дигәндә мәктәпнең, хәтта туган шәһәрнең, районның, төбәкнең горурлыгы булып тора. Быел Башкортстаннан балалар делегациясе иң күп санлысы. Мәскәү буенча экскурсияләр программасы, әлегә сер булып кала. Мәгълүм булуынча, балалар Измайлов паркына сәфәр кылачаклар. Балалар махсус авиарейс белән Мәскәүгә 24 декабрьдә юлланачак. 26 декабрь көнне, алар Уфага әйләнеп кайтачаклар. Димәк, илнең төп чыршысын күрергә дә, башкала белән танышырга да вакытлары булачак.
Читайте нас: