+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
17 декабрь 2019, 11:01

Авылда йорт төзергә телисеңме?

Миякә районының 7 гаиләсе “Авыл территориясен тотрыклы үстерү” федераль максатлы программасын гамәлгә ашыру кысаларында махсус таныклыкка ия булды.

Миякә районында «Башкортстанда авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын көйләү» дәүләт программасының «Башкортстан авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» ярдәмче программасы тормышка ашырыла.
Быел ярдәмче программаны гамәлгә ашыру кысаларында торак төзелешенә 18 таныклык бирелгән инде. Акчаларны максатлы үзләштерү бара, йортлар төзелә. Программаның төп күрсәткечләре — күченергә әзерлек дәрәҗәсенә җиткерелгән йортлар.
Миякә районы хакимияте башлыгы Ришат Актуганов билгеләп үткәнчә, районда гаиләләрнең актив булуы куандыра, яңа матур йортлар төзелә һәм район хакимияте бу эштә аларга ярдәм итәргә тиеш.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Avilda-yort-t-zerg-telise-me-41449/
Читайте нас: