+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
17 декабрь 2019, 11:03

Путин Миңнеханов белән очрашты

Үткән атнада Русия Президенты Владимир Путин эш сәфәре белән Татарстанда булды. Ул күрше төбәкнең Президенты Рөстәм Миңнеханов белән дә очрашты.

Рөстәм Миңнеханов ил Башлыгын төбәкнең социаль-икътисади хәле белән таныштырды, гомумдәүләт проектларының үтәлеше хакында сөйләде. Республикада 40 программа буенча бурычлар куелганын, эшләр башкарылганын әйтте. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, киләсе елдан республикада яңа программа эшли башлаячак, өч ел эчендә 7000 ихата төзекләндереләчәк.
Татарстан Президенты "Русия - Ислам дөньясы"ның күптән түгел Уфада, аңа кадәр Грозныйда, Казанда, Мәскәүдә үтүен сөйләде, бу программаның яхшы булуын билгеләде.
Дәүләт Башлыгы мобиль поликлиникалар, кадет мәктәпләре ачылуын хуплады. Сөйләшүдә торак фондына ремонт үткәрү мәсьәләсе дә тикшерелде.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/Putin-Mi-nehanov-bel-n-ochrashti-41386/
#ВладимирПутин
Читайте нас: