+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
18 декабрь 2019, 10:44

Хезмәт кенәгәсе электрон булачак

Владимир Путин тиешле законга кул куйды.

Ил башлыгы Владимир Путин 2020 елдан электрон хезмәт кенәгәләрен кертү турындагы законга кул куйды. Документ 2020 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә. Әмма бу документның кәгазь вариантын куллануны гамәлдән чыгармый.
Проект эш бирүчегә һәр хезмәткәрнең хезмәт эшчәнлеге һәм хезмәт стажы турындагы мәгълүматларны электрон рәвештә җыярга хокук бирә. Җитәкчеләр мәгълүматны ай саен Русия Пенсия фондының (ПФР) мәгълүмат системасына җибәрә башлаячак.
Документ нигезендә, хезмәткәрләр эш бирүчедән үзләренең хезмәт эшчәнлеге турында кәгазьдә дә, электрон форматта да мәгълүмат соратып алу мөмкинлеге алачак, диелә хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында.
https://alluki.rbsmi.ru/articles/bel-se-kil-me/Hezm-t-ken-g-se-elektron-bulachak-43086/
#ВладимирПутин
Читайте нас: