Табиб салкын тигән чакта җылы селтеле (щелочь) эчемлекләр эчәргә тәкъдим итә. Чәй бәвел кудыру эффектына ия, ә бу организмнан сыеклыкны чыгара. Ә югары температуралы авыру болай да тирли, ягъни аның организмыннан болай да сыеклык тир белән чыга.
Соломатина фикеренчә, югары кан басымыннан, атеросклероздан, йокысызлыктан интегүчеләргә көннең икенче яртысында кара чәйдән баш тартырга кирәк. Чәйнең бу төрен эчү депрессия халәтенә китерүе ихтимал. Бухаләт аркасында кешеләр фотографияләр, кинофильмнар караганда, кайчагында хәтта бер сәбәпсез еларга мөмкин.