+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
19 декабрь 2019, 11:18

Бүген Владимир Путин зур матбугат конференциясе үткәрә

Чарада катнашу өчен ике меңгә якын журналист аккредитация үткән.

Журналистларның сорауларына Президент бүген Мәскәү вакыты белән көндезге 12дә җавап бирә башлаячак. Кремльдә хәбәр итүләренчә, чарада катнашу өчен ике меңгә якын журналист аккредитация үткән.


Бу чара, гадәттәгечә, Халыкара сәүдә үзәгендә үтәчәк. Әзерлек эшләре тәмамланып килә: тавышны тикшерелә, турыдан-туры трансляция өчен камералар урнаштырыла.


Владимир Путин өчен бу инде 15нче зур матбугат конференциясе булачак. Аның матбугат секретаре Дмитрий Песков сөйләвенчә, Президент һәрвакыт бу чарага җентекләп әзерләнә.


Конференциянең форматы үзгәрми: журналистлар дәүләт башлыгы белән турыдан-туры диалог корачак. Сөйләшү өчен тема чикләнмәгән: икътисад та, сәясәт тә, халыкара мәсьәләләр дә күтәреләчәк. Гадәттәгечә, төбәкләр проблемасы мөһим урын алып торачак.


#ВладимирПутин

Читайте нас: