+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
19 декабрь 2019, 11:40

Җиңүнең 75 еллыгының рәсми сайты эшли башлады

Бөек Ватан сугышының төп вакыйгаларын тасвирлау, Бөтенсоюз радиосы дикторы Юрий Левитанның фронт сводкалары язмалары һәм күп кенә башка материаллар Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүнең рәсми сайтында тәкъдим ителәчәк. Бу хакта Русия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр итте.

-- Җиңүнең 75 еллыгы бөтен 2020 ел дәвамында кызыл җеп белән узачак, 9май.рф, яки MAY9.RU рәсми сайты (https://may9.ru/) эшли башлады, -- диде Кремль вәкиле. -- Бу сайтта Җиңүнең 75 еллыгы турындагы барлык мәгълүматны да алырга мөмкин.

Сайт яңа һәм тарихи агрегатор булачак, анда Җиңү көненә багышланган истәлекле, бәйрәм, белем бирү һәм башка акцияләр турында барысы да булачак, зур фотоархив, сугышның төп вакыйгаларын тасвирлау, Левитанның барлык язмалары урнаштырылачак.


Русия Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, MAY9.RU актуаль яңалыклар, тарихи-документаль материаллар, яңа акцияләр башлану турындагы мәгълүмат белән даими рәвештә тулыландырылачак. Җиңү сайты 2005 елдан бирле эшли, контенты һәр биш ел саен яңартыла.
Читайте нас: