+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
19 декабрь 2019, 18:26

Илдәге иң биек яңа ел чыршысы — Уфада!

Благовещен районыннан китерелгән купшыкайның биеклеге 30 метр.

Владимир Ленин исемендәге мәйданда урнаштырылган Яңа ел чыршысы Русиядәге иң биек агачларның берсе буларак, ТурСтат рейтингының башында тора. Бу чып-чын, үзебезнең урманда үскән яшел чыршы! Республиканың Благовещен районыннан китерелгән урман чибәркәенең биеклеге — 30 метр. Ә Мәскәүдәге Яңа ел чыршысы аннан бераз калыша, аның биеклеге — 27 метр.
Яңа ел чыршыларының Топ-10ына шулай ук Красноярск (55 м), Екатеринбург (50 м), Казан (35 м), Барнаул (32 м), Тула (32 м), Пермь (30 м), Владивосток (28 м), Төмән (28 м) кергән. Әмма бу чыршыларның барысы да ясалма.
https://alluki.rbsmi.ru/articles/bel-se-kil-me/Ild-ge-i-biek-Ya-a-el-chirshisi--Ufada-44716/
Читайте нас: