-27 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
19 декабрь 2019, 11:46

Салатлар дөньясында...

Сезгә тәмле салатлар рецептлары тәкъдим итәбез.

“Ташбака’' . Салат түбәндәгечә катламлап ясала: 1 — угычта уылган пешкән йомырка агы; 2 — вак­лап туралган тавык ите; 3 — кайнар суда пешекләп туралган башлы суган; 4 — майонез; 5 — эре угычта уыл­ган алма; 6 — вак угычта уылган сыр; 7 — вак угычта уылган йомырка сарысы; 8 — майонез. Өстенә ваклан­ган әстерхан чикләвеге сибегез. Аннары шушы рәвештә өелгән салатка урталай ярылган әстерхан чикләвегеннән “ташбака” башы һәм аяклар ясап куе­гыз.


150 г пешкән тавык ите, 3 пешкән йомырка, 2 баш суган, 2 алма, 100 г сыр, 250 г майонез, ярты стакан әстерхан чикләвеге һәм тоз кирәк.


"Элита" Бу салатны да түбәндәге тәртиптә катламлап ясагыз: 1 — боҗралап турап, майда пешерелгән башлы суган; 2 — ваклап турал­ган тавык ите; 3 — эре угычта уылган йомырка агы;

4 — майонез, 5 — вак угычта уылган алма, 6 — эре угычта уылган сыр; 7 — майонез. Әзер салатны зәйтүн җимеше һәм яшелтәмләткечләр белән бизәгез.


“Гранат беләзек”. Ваклап турал­ган сыер итен салат савытына тигезләп салыгыз.

Шуңа вак итеп туралган суган һәм майонез сибегез.

Аннары туралган йомырка, майонез, эре угычта уыл­ган кишер, майонез, шакмаклап туралган бәрәңге һәм кабат майонез сибегез. Салат өстен гранат төшләре белән бизәгез.


250 г майонез, 300 г пешкән сыер ите, 2 пешкән йо­мырка, 1 баш суган, 1 пешкән кишер, 3-4 пешкән бәрәңге,

1 гранат, тоз кирәк.


“Французча”. Салат шулай ук катламлап ясала: 1 — эре угычта уылган пешкән бәрәңге; 2 — ваклап туралган башлы суган; 3 — эре угычта уылган алма; 4 — ур­тача угычта уылган сыр; 5 — ваклап туралган йомырка; 6 — вак угычта уылган кишер. Салат өстенә майонез сибеп, яшелтәмләткечләр белән бизәгез.


250 г майонез, 3-4 пешкән бәрәңге, 2 баш суган, 3 алма, 2 кишер, 4 йомырка, 100 г сыр, яшел укроп кирәк булачак.


“Ананаслы’' Тавык итен, ананас белән гөмбәне ваклап турагыз. Шуңа 2-3 аш кашыгы кукуруз, зәйтүн җиме­ше, яшелтәмләткеч һәм тоз кушыгыз. Майонез белән лимон согы кушып болгаткач, әзер катнашманы салат яфраклары өстенә өеп салыгыз.


Бу салат өчен 300 г пешкән тавык ите, 400 г консервланган ананас, 300 г консервланган шампиньон гөмбәсе, 2-3 аш кашыгы консервланган кукуруз, консервланган 10 зәйтүн җимеше, лимон согы, майонез, салат яфракла­ры һәм тоз әзерләп куегыз.


"Фасольле" Кишерне угычта уыгыз, ә су­ган белән сарымсакны ваклап турагыз. Шул суган белән кишерне табада кыздырыгыз. Аннары сарым­сак белән майонез кушып болгатыгыз. Барлыкка килгән катнашманы савыттагы фасоль өстенә өеп салыгыз. Өстен вак сохари кисәкләре белән бизәгез.


2 кишер, 2 төш сарымсак, 3 стакан пешкән фасоль, 2 баш суган, 250 г майонез кирәк.

Тәмле булсын.

Киңкүләм мәгълүмат чараларыннан Римма Шамуратова хәзерләде.


Читайте нас в