+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
19 декабрь 2019, 10:58

Яңа елны яңача каршы алыгыз!

Яңа елны һәркем үзенчә каршылый. Ә менә безгә италиялеләрдән үрнәк алырга булыр иде. Алар Яңа ел алдыннан иске әйберләрен бернинди кызганусыз чыгарып ташлый.

Италиялеләр иске кием яки тузган җиһаз белән яшәү кешенең рухын гарипли, төшенкелеккә, явызлыкка этәрә ди. Яңа ел алдыннан шкаф киштәләрен бераз бушатып алсагыз, бер дә начар булмас. Могаен, һәркемнең киемнәре арасында "өр-яңа килеш" сакланган, 10-15 ел элек кигән киемнәре бардыр. Әгәр дә ел буе ул әйберләргә тотынып та карамагансыз икән, димәк, алар сезгә кирәк түгел. Кешегә гомер иске-москыны череп беткәнче кияр өчен бирелмәгән.
Фатирыгызның аш-су бүлмәсенә дә күз салыгыз. Анда да, колагы сынган чынаяк, чите кителгән тарелка табылыр. Боларны да мотлак чыгарып ташлагыз. Берничә ел киелмәгән итек, туфлиләрдән дә арынырга тырышыгыз. Үзегезгә кирәге калмаган кием, аяк киеме, балалар уенчыкларын һәм киемнәрен (алар яхшы сыйфатлы булса) чүплеккә чыгарып ташлаганчы, мохтаҗларга бирсәгез, бигрәк тә яхшы булыр.
Үткәннәр белән җиңел хушлашыгыз. Яңалык һәм сафлык искелек урын бушатса гына керә ала.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Ya-a-elni-ya-acha-karshi-aligiz-45035/
Читайте нас: