+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
23 декабрь 2019, 10:49

Алтай теле сакланачак… Татар теле сакланырмы?

Шушы көннәрдә Мәскәүдә Русия Президенты Владимир Путинның зур матбугат конференциясе узды. Ул 4 сәгатьтән артык дәвам итте. Пресс-конференциядә катнашу өчен 1895 журналист аккредитация үткән иде. Бу мондый төр матбугат очрашулары өчен рекорд булып тора.

Президентка соңгы сорауларның берсен Алтай Республикасыннан килгән Э. Кудачина бирде. Сорау әлеге республикада алтай телен укытуга кагыла иде.
Журналист билгеләвенчә, Алтай Республикасында алтай теле тулы программа буенча укытыла торган бердәнбер мәктәп бар икән. Ул 30 ел элек нигезләнсә дә, әлегә кадәр арендага алынган бинада урнашкан. Мәктәпкә үз бинасын төзергә вәгъдә итәләр, әмма бу эш әлегә кадәр башланмаган. Э. Кудачина шушы мәсьәләдә Русия Президентыннан ярдәм сорады.
Владимир Путин аңа түбәндәгечә җавап бирде:
– Алтай теле борынгы төрки телләргә карый. Ул шактый дәрәҗәдә башка төрки телләрнең базасы булып тора. Шактый гына түгел, ә 100 процентка диярлек. Шуңа күрә без, гомумән, милли мәдәниятләрне, гореф-гадәтләрне, телләрне өйрәнүгә күбрәк игътибар бирергә тиеш дип уйлыйм. Ә инде мәктәп начар торышта булса, бигрәк тә анда укыту милли телдә алып барылса, Сез әйткән хәлгә юл куярга ярамый.
Сез миңа "мәктәпне сакларга һәм торгызырга ярдәм итегез" дидегез. Вәгъдә итәм, без моны эшләрбез.
...Соңгы ике елда Татарстан һәм Башкортстан мәктәпләрендә татар һәм башкорт телләрен укыту шактый сүлпәнәйде. Кызганычка каршы, бу өлкәдә ярдәм сорарга батырчылык иткән татар һәм башкорт журналистлары матбугат конференциясендә табылмады...
https://tulpar.rbsmi.ru/news/Altay-tele-saklanachak-Tatar-tele-saklanirmi-47307/
#ВладимирПутин
Читайте нас: