+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
23 декабрь 2019, 10:55

Путин белән Мирзиёев нигә очрашканнар?

БДБның рәсми булмаган саммиты кысаларында Владимир Путинның Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёев белән очрашуы булды.

Ил башлыклары икеяклы хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре һәм перспективалары турында фикер алышты. БДБ дәүләтләре башлыкларының рәсми булмаган очрашуы Санкт-Петербургта узды.
Саммитта Владимир Путин, Әзербайҗан Президенты Илһам Алиев, Әрмәнстан Премьер‑министры Николай Пашинян, Белоруссия Президенты Александр Лукашенко, Казахстанның беренче Президенты Нурсолтан Назарбаев, Кыргызстан Президенты Сооронбай Җээнбәков, Молдова Республикасы Президенты Игорь Додон, Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон, Төркмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымухамедов катнаштылар.
Русия дәүләте башлыгы очрашуда катнашучыларга Икенче бөтендөнья сугышы тарихына кагылышлы күтәрелгән архив материаллары белән эш турында сөйләде, аннары аларны махсус оештырылган күргәзмәне карарга чакырды.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Putin-bel-n-Mirziyoev-nig-ochrashkannar-48863/
#ВладимирПутин
Читайте нас: