+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
25 декабрь 2019, 10:57

Президент Кырымга “тәрәз” ачты

Патша Петр I, Петербург каласын төзеп, Европага “тәрәз” ачса, шушы көннәрдә Владимир Путин, Кырым күпере аша тимер юлы хәрәкәтен ачып, Русиянең әлеге төбәк белән өзлексез транспорт бәйләнешен булдырды.

Русия Президенты Керчьтан Таманьга тимер юлы буйлап сәфәр кылды. Керчь бугазы аша юлның бер өлешен ул машинист кабинасында үтте, ә аннары, күпер төзелешендә катнашкан эшчеләр һәм инженерлар белән аралашу өчен, вагоннарның берсенә күчте. Сәфәр вакытында Русиянең Транспорт министры Евгений Дитрих Кырымда тимер юл челтәрен үстерү барышы турында хәбәр итте.
Таманьга килгәч, дәүләт башлыгы телебәйләнеш аша Кырым күпере буйлап ярымутрауга килүче беренче пассажир поездын озату тантанасында катнашты: көндезге сәгать икедә Санкт-Петербургның Мәскәү вокзалыннан Севастопольгә "Таврия" фирма поезды кузгалды. Тиздән Кырымнан башка төбәкләргә дә даими тимер юл элемтәсе ачылачак.
Кырым күпере – Русиядә һәм Европада иң озын күпер, ул 19 чакрым тәшкил итә. Күпер Тамань ярымутравында башлана, биш чакрымлы дамба һәм Тузла утравы буйлап уза, Керчь бугазын кисеп үтә һәм Кырым ярына чыга. Шулай итеп, ул Кырымның Русиянең башка төбәкләре белән өзлексез транспорт бәйләнешен тәэмин итә.
Күпер бер-берсенә параллель урнашкан автомобиль һәм тимер юл тармакларыннан тора. Күпернең автомобильләргә тәгаенләнгән өлеше 2018 елның маенда файдалануга тапшырылды, йөк автомобильләре шул ук елның көзендә йөри башлады; йөк поездлары хәрәкәтен 2020 елның җәендә ачу планлаштырыла.
https://tulpar.rbsmi.ru/news/Prezident-Kirimga-t-r-z-achti-52502/
#ВладимирПутин
Читайте нас: