+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
25 декабрь 2019, 18:06

Салкыннарда җимеш агачларын ничек сакларга?

Бу уңайдан белгеч киңәшенә колак салыгыз.

Тышта кыш хуҗа булса да, хәстәрлекле бакчачыларга эш бетеп тормый. Декабрь — җылы яратучы куаклар, чәчәкләргә игътибар таләп итә торган вакыт.
Быел кар катламы бик юка, шуңа да карны тирә-яктан ташып, куакларның төбенә баскалап өяргә кирәк. Бу чорда агачларга куяннар һәм тычканнар һөжүм итә башлый. Мөгаен, үсентеләрне саклау өчен алдан чара күргәнсездер.
Каты суыклар башланганчы язын прививкалар эшләү өчен ботаклар әзерләргә мөмкин.
— Алар озынлыгы 30-40 сантиметр чамасы булган җәйге ботак булырга тиеш иде. Юанлыгы каләм чаклы булган ботакны сайларга кирәк. Бөреләре әйбәт үсешкәнен алгансыздыр. Ботакларны секатор белән кисеп, бергә бәйләү һәм карга күмеп калдыру яхшы була.
Карның калынлыгы 50 сантиметрдан артса, бу ботакларга 30-40 градуслы суык та куркыныч түгел. Мондый алым белән карлыган, крыжовник кебек куакларның ботакларын язгылыкка әзерләргә мөмкин, — ди Русия Авыл хуҗалыгы үзәгенең Башкортстан буенча филиалы белгече Лилия Нуретдинова.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Salkinnarda-imesh-agachlarin-nichek-saklarga-53748/
Читайте нас: