+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
27 декабрь 2019, 10:47

Кудрин фикеренчә, Русия икътисадын кризистан Путин коткарган

Владимир Путин 2008 елда Премьер-министр вазыйфаларын башкарган вакытта резерв фондлары төзү турындагы карарга кул куя. Ул вакытта илнең финанс министры, хәзер исә Хисап палатасы җитәкчесе Алексей Кудрин билгеләвенчә, бу карар Русия икътисадына дөньякүләм кризистан исән-имин чыгарга ярдәм итә.

– Әйтергә теләгән фикерем шул: Путин 2008-2009 еллардагы кризис вакытында Стабильлек фондын, аннары Резерв фондын, иң ахырда Милли муллык фондын булдыру идеясен яклап чыккан бердәнбер кеше булды. Бу эш, беренче чиратта, аның сәяси ихтыяры ярдәмендә генә тормышка ашты, – дип сөйләгән Кудрин РИА-Новости агентлыгына.
Кудрин фикеренчә, әлеге фондларны булдыру "икътисадны, социаль чыгымнарны коткаруда хәлиткеч роль уйнаган".
– Бездә хезмәт хаклары кимемәде, ә пенсияләр хәтта кризис шартларында да ике тапкырга артты. Бу бик мөһим, – дип ассызыклаган ул.
Кризис башлануга Стабильлек фондында шактый резервлар тупланган була һәм 2008 елда хөкүмәт аны Резерв фондына һәм Милли муллык фондына бүләргә карар кыла. Нәкъ менә Резерв фонды акчалары хисабына хакимият икътисадка ярдәм итеп, бюджетның барлык йөкләмәләрен тулысынча үти алган. 2018 елга Резерв фонды тулысынча сарыф ителде һәм яшәүдән туктады.
Хәзер хакимият казнаның өстәмә нефть-газ керемнәрен Милли муллык фондына җибәрә – хәзер ул "хәвефсезлек мендәре" функциясен үти. Финанс министрлыгы мәгълүматлары буенча, бу фондның күләме 1 декабрьгә 7,9 триллион сум яки 124 миллиард доллар тәшкил иткән.
Фото http://static.kremlin.ru/media/events/photos/big/xptr4qwck5DQoITEpqpd9ZSuYpG3aJSo.jpg сайтыннан алынды.
#ВладимирПутин
https://tulpar.rbsmi.ru/news/Kudrin-fikerench--Rusiya-iktisadin-krizistan-Putin-kotkargan-53686/
Читайте нас: