+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
30 декабрь 2019, 10:33

Минималь хезмәт хакы арта

2019 елның 28 декабрендә, Владимир Путин 2020 елның 1 гыйнварыннан хезмәткә түләүнең минималь күләмен арттыру турындагы канунга кул куйды.

Әлеге вакытта ул 11280 сум тәшкил итә. 1 гыйнвардан МРОТ күләме 850 сумга артачак һәм 12130 сум тәшкил итәчәк. Шул рәвешле ул 7,5 процентка үсәчәк. Федерация Советы вице-спикеры Галина Карелова билгеләп үткәнчә, МРОТ артуы төрле компенсацияләр һәм социаль түләүләр үсешенә ярдәм итәчәк. Бигрәк тә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме хастаханә хезмәтләрен түләүгә, йөклелек буенча пособие күләменә, шулай ук бала карау буенча түләүләр суммасына йогынты ясаячак.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/sotsial-mokhit/Minimal-hezm-t-haki-arta-58049/
#ВладимирПутин
Читайте нас: