+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
30 декабрь 2019, 10:23

Путин “сволочь” һәм “антисемит дуңгызы” дип кемне атаган?

ЕАЭС утырышында Президент Владимир Путин Польша илчесенең яһүд халкын юк итүгә юнәлтелгән Гитлер сәясәтен хуплаган өчен кискен рәвештә үзенең фикерен белдерде.

Сенатор Алексей Пушков белдергәнчә, Путинның Польша илчесе адресына әйтелгән сүзләре Варшавага ошамаган.
Путин Польша илчесе Юзеф Липскийны “сволочь” һәм “антисемит дуңгызы” дип атаган, чөнки ул 1930 елларда Варшавада Адольф Гитлерга һәйкәл куюны хуплаган.
— Моның сәбәбе — анда үз тарихының бу өлешен танырга теләмиләр, ә Польшаны Берлин һәм Мәскәүнең гаепсез һәм гөнаһсыз корбаны итеп сурәтлиләр, — дип язган Пушков үз “Твиттер”ында.
Әмма Польша тарихы бөтенләй башка нәрсә турында сөйли, дип билгеләп үткән ул.
1938 елда Липский нацистлар лидерына, әгәр ул яһүдләрне Африкага куып җибәрә алса, (бу инде тоташ бер милләтне юк итү дигән сүз), һәйкәл куярга вәгъдә иткән. Президент Путинның сүзләрен Русия Яһүд җәмгыятьләре федерациясе башлыгы Александр Борода хуплаган.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Putin-svoloch--m-antisemit-du-gizi-dip-kemne-atagan-57999/
#ВладимирПутин
Читайте нас: