+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
9 гыйнвар 2020, 10:23

Владимир Путин христианнарның Раштуа бәйрәмен Петербургта каршы алды

Президент инде өченче тапкыр Раштуаны үзе чукындырылган Спас-Преображенск соборында каршы ала.

Әлеге собор Санкт-Петербургның үзәгендә урнашкан. Моннан Путинның ата-анасы да православ кануннар буенча соңгы юлга озатылган булган.
Спас-Преображенск соборы революциягә кадәр Русия империясенең төп хәрби храмы булган. Владимир Путин моңа кадәр Раштуаны 2012 һәм 2019 елларда биредә каршылаган иде. Бүген төнлә ул собордагы Спас Нерукотворный образ иконасына шәм куйды, руханилар белән аралашты, башка православлар белән балалар уртасына басып дога кылды.
Русия халкына мөрәҗәгать итеп, ул барысын да Яңа ел һәм Раштуа белән тәбрикләде, сәламәтлек һәм бәхет теләде.
Заманында Президент биредә хачка манылып, чукындырылган булган. Аның ата-анасы да православ кануннар буенча моннан соңгы юлга озатылган.
https://tulpar.rbsmi.ru/news/Vladimir-Putin-hristiannarni-Rashtua-b-yr-men-Peterburgta-karshi-aldi-65392/
#ВладимирПутин
Читайте нас: