Европада күселәргә карата начар караш яши. Алар хәерчелек, фәкыйрьлек билгесе, чир таратучы булып тора.
Көнчыгышта күселәр борынгыдан ук акыл, муллык, байлык, алга китеш Аллалары белән тыгыз бәйләнештә.
Көньяк Көнчыгыш Азиядә күселәр байлык, сакчыллык билгесе булып тора. Шуңа аны “акча күсесе” дип саныйлар.
Алар турында күп риваятьләр, мифлар йөри.
Күселәр яши торган шәһәрләр фантазия, уйдырмалар турында язучылар балалар күңелендә шактый озак саклана (мәсәлән, «Күселәр Корольлеге»). Чынлыкта исә күселәр оешып, бергәләшеп яши. Алар арасында үзенә бер тәртип яши - «өлкәнрәк», «югарырак» дәрәҗәдәге күселәр бар.
Ата һәм ана күселәрдә дә шундый ук хәл. Бу күселәр сугышканда күренә. Әгәр күсе «көмәнле» булса, аңа караш та үзгәрә. «Югары» дәрәҗәдә торган күсе гомер буе ул дәрәҗәдә тора алмый, чираттагы сугышта аны көчлерәк, яшьрәк башка күсе җиңә тора. Беренче чиратта күселәр үзләренең тормыштагы дәрәҗәсен саклап яши, ә бала үстерү, үрчү икенче планда кала. Күсе уртача өч ел яши. Яз көне туган күсе балалары, көзен туганнарга караганда, кыскарак гомерле.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/sezne-chen/El-hu-asi-turinda-66419/