+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
10 гыйнвар 2020, 11:43

Кыяр тозлыгыннан кабартма

Яңа ел табынына ачылган банкалардагы тозлыкны түгәргә ашыкмагыз, дуслар. Кыяр тозлыгында пешергән печенье, кабартма, икмәк хуш исле һәм тәмле килеп чыга.

Тозлык кушып басылган камырдан бик тәмле кабартмалар килеп чыга. Моның өчен бер стакан тозлык, бер стакан шикәр комы, дүрт стакан чамасы он, дүрт аш кашыгы үсемлек мае, бер аш кашыгы чәй содасы алына.
Яхшылап иләнгән онга бераз җылытылган кыяр тозлыгы, шикәр комы, чәй содасы кушып йомшак кына камыр басабыз. Ул кулга ябышмый башлагач, кечкенә кисәкләргә бүлгәләп, түгәрәкләр әвәлибез. Ул түгәрәкләрне уч белән баскалагач, калын кабартмаларны майлаган табага тезәбез. Пешкәндә камыр яргаланмасын өчен берничә урыннан чәнечке белән тишкәләп чыгарга кирәк.
180 градуска кадәр җылытылган мичтә камыр кызарганчы пешереп алабыз. Гадәттә, кыяр тозлыгында басылган камыр тиз пешә. Кайнар кабартмаларның өстенә шикәр пудрасы сибсәгез, тагын да тәмлерәк булыр. Чәйләрегез тәмле булсын!
https://alluki.rbsmi.ru/articles/t-mlebik-yr-t-/Kiyar-tozliginnan-kabartma-66473/
Читайте нас: