-10 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
10 гыйнвар 2020, 14:03

Пособиеләр күләме арта

Дәүләт җыелышы-Корылтайның декабрь утырышында кабул ителгән “Башкортстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” Закон үз көченә керде.

– Закон ятим һәм ата-ана каравыннан калган балаларны гаиләләргә урнаштыру төрләрен арттыру, ата-аналарны алмаштыручыларга матди ярдәм күрсәтү максатында кабул ителде. Бу демографик хәл аеруча кискен торган шартларда бигрәк тә мөһим, – диде парламент Рәисе Константин Толкачев. – Республикада мондый төрдәге индекслау даими үткәрелә. Пособиеләр 2018 елда Дәүләт җыелышы-Корылтай карары белән аеруча сизелерлек – 16 процентка арткан иде. Шушы елның гыйнварыннан, узган елдагы кебек үк, индекслау 4 процент тәшкил итәчәк.Константин Толкачев билгеләнгән пособие күләме тәрбиягә алган яисә патронат гаиләләргә карап, балаларның сәламәтлек торышына, аларның санына һәм башка шартларга бәйле рәвештә үзгәрә, дип белдерде. Индекслауны исәпкә алып, ай саен бирелүче пособие бер балага – 11 699 сум, ә иң азы бер балага 6 604 сум тәшкил итә.Законны гамәлгә ашыру өчен Башкортстан Республикасының 2020 ел бюджетына 68 миллион сумнан артык акча салынган.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kultura/Posobiel-r-k-l-me-arta-69198/
Читайте нас: