+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
10 гыйнвар 2020, 11:04

Русия газы төрекләрне дә җылытачак...

Шушы көннәрдә Русия Президенты Владимир Путин белән Төркия Президенты Рәҗәп Таиб Иртуган белән рәсми рәвештә “Төрек агымы” (“Турецкий поток”) газүткәргечен ачты.

"Төркия агымы" проекты елына һәркайсы 15,75 миллиард кубометр газ үткәрү көченә ия булган ике тармактан тора. Беренче җеп Россия газын Төркия кулланучыларына озату өчен тәгаенләнгән, икенчесе Көньяк һәм Көньяк-Көнчыгыш Европа илләрен газ белән тәэмин итәчәк. Нәтиҗәдә, Болгария, Сербия, Греция кебек дәүләтләр Русия газын кулланачаклар.
Русия Президенты белдерүенчә, барлыгы 1800 чакрымлык газүткәргеч торбалар ике чакрым тирәнлеккә салынган. Төзелешне башкарып чыгуда иң алдынгы технологияләр кулланылган.
Тантанада шулай ук Сербия Президенты Александр Вучич һәм Болгария Премьер-министры Бойко Борисов та катнашты.
https://tulpar.rbsmi.ru/news/Rusiya-gazi-t-rekl-rne-d--ilitachak-67176/
#ВладимирПутин
Читайте нас: