+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
13 гыйнвар 2020, 18:32

Климат ник үзгәрүчән?

Синоптиклар моның сәбәпләрен аңлатты.

Русиядә климат планетаның башка урыннарына караганда 2,5 тапкыр тизрәк җылына.
Галимнәр бу хәлне бездә сулыкларга караганда коры җирнең күбрәк булуы белән аңлата. Бу фикерләрен алар "Российская газета"га белдергәннәр.
Белгечләр әйтүенчә, Җир шарының 29 процентын - коры җирләр, калган 71 процентын сулыклар тәшкил итә.
Русия коры җирләр өстенлек иткән пояска урнашкан.
Океан, җылылык аккумуляторы кебек, тиз үзгәрүчән шартларны тигезли ала, ә коры җирләр икенче җылысыемына ия.
Галимнәр фикеренчә, климатның үзгәреше глобаль җылылык белән генә бәйле түгел. Ул атмосферадагы һава циркуляциясе, океандагы сулар, явым-төшем режимындагы үзгәрешләргә дә бәйле рәвештә шулай килеп чыга икән.
Синоптиклар агымдагы елда уртача еллык температураның югарырак буласын белдерә.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Klimat-nik-zg-r-ch-n-71786/
Читайте нас: