+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
13 гыйнвар 2020, 18:17

Магнит бураны көтелә!

Белгечләр фаразлавынча, 14-15 гыйнварда Җиргә көчле Кояш җилләре агымнары килүе, ягъни магнит бураны көтелә.

Кайбер кешеләргә мондый көннәрдә хәвеф яный. Йөрәк-кан тамырлары авырулары, баш авыртулары көчәергә, кан басымы үзгәрергә мөмкин. Инфаркт хәвефе арта. Йокысызлык, хәлсезлек борчырга ихтимал.
Геомагнит бураннар еш кына күңел төшенкелеге китереп чыгара, депрессияне көчәйтә. Кинәт үзегезнең агрессив һәм шикчелгә әйләнүегезне тойсагыз, магнит бураны сезгә йогынты ясый дигән сүз.
14-15 гыйнварда табиблар күп итеп чиста су, яшел чәй эчәргә киңәш итә. Хроник авырулары булганнарның кирәкле дарулары кул астында булсын.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Magnit-burani-k-tel-72491/
Читайте нас: