+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
13 гыйнвар 2020, 10:13

Немецлар Мәскәүгә керде!

Мәскәүдә Германиянең Федераль канцлеры Ангела Меркель җитәкчелегендәге делегация булып китте.

Русия Прзиденты Владимир Путин һәм Федераль канцлер Ангела Меркель арасында сөйләшү башта тар кысада узды. Аннан ике якның делегацияләре арасында очрашу узды.
Владимир Путин һәм Ангела Меркель ике яклы хезмәттәшлек һәм халыкара көн тәртибендәге актуаль темалар: Сүрия, Ливия вәзгыяте, якын Көнчыгыштагы киеренкелек эскалациясе һәм 2015 елдан башлап Минскиның “чаралар комплексы”н гамәлгә ашыру контекстында Украина эчендәге конфликтны җайга салу һәм 2019 елның 9 декабрендә Парижда узган “Норманд форматындагы” саммитта ирешелгән килешүләр турында фикер алыштылар. Халыкара консультацияләр нәтиҗәләре буенча Русия Президенты һәм Германия федераль канцлеры матбугат өчен мөрәҗәгать ясадылар һәм журналистларның сорауларына җавап бирделәр.
– ФРГ безнең илнең төп тышкы икътисади партнерларының берсе: сәүдә күләме буенча Кытай Халык Республикасыннан кала икенче урында тора, – диде Владимир Путин. – Узган елның гыйнвар-октябрь айларында Русия-Германия товар әйләнеше 43,8 миллиард доллар тәшкил иткән. Русиядә немец инвестицияләре 20 миллиард долларга җитә; федератив республика икътисадына каршы Русия капиталы – тугыз миллиард долларга җитә.
Ил җитәкчеләре очрашуның уңай нәтиҗәләре булачак дигән өмет белдерделәр.
https://tulpar.rbsmi.ru/news/Nemetslar-M-sk-g-kerde-71417/
#ВладимирПутин
Читайте нас: