+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
15 гыйнвар 2020, 10:38

Быел яз иртә килә...

Синоптиклар җылы яз вәгъдә итә.“Фобос” һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец быел Русиядә язның климатик нормадан берничә градуска җылырак булачагын белдерә.

Аның сүзләренә караганда, гыйнвар һәм февраль айларында да җылы булачак, ә быел чын кыш булмаячак.
Әйтик, гыйнварда температура нормадан - 4-6, ә февральдә 3-4 градуска артып китәчәк. Көндез ул бик сирәк көннәрдә генә -5 градустан түбәнрәк төшәчәк. Моннан тыш, кар да бик аз булачак.
“Шулай да февраль карлырак булачак", — дип белдерә синоптик. Тишковец фикеренчә, мартта температура нормадан - 3-4, апрельдә — 1-2, майда 1 градуска югарырак булачак.
"Ягъни аномалия салмак кына кимиячәк", — дип белдерде ул.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Biel-yaz-irt-kil-75488/
Читайте нас: