+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
15 гыйнвар 2020, 11:02

Путин Юлламага әзерләнә

Русия Президенты Владимир Путин бүген Федераль җыелышка еллык Юллама белән мөрәҗәгать итәчәк.

Федераль җыелышка Юллама әзерләү буенча эш киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә Президент Хакимияте җитәкчесе Антон Вайно, Хөкүмәт Рәисенең беренче урынбасары – финанслар министры Антон Силуанов, Президент Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Алексей Громов һәм Президент Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко, Хөкүмәт Рәисе урынбасары Татьяна Голикова, Президент ярдәмчесе Андрей Белоусов, икътисади үсеш министры Максим Орешкин, Мәскәү мэры Сергей Собянин, Федераль салым хезмәте җитәкчесе Михаил Мишустин катнашты.
Бу хакта бүген журналистларга дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр итте.
Юлламада илдәге эшләр торышына бәя бирелә, эчке һәм тышкы сәясәтнең төп юнәлешләре билгеләнә.
https://tulpar.rbsmi.ru/news/Putin-Yullamaga-zerl-n-75565/
#ВладимирПутин
Читайте нас: