+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
16 гыйнвар 2020, 14:25

Дару өчен салымны ничек кире кайтарып була?

1 гыйнвардан Русиядә эшләүче һәм салым түләүче кеше дарулар сатып алган өчен акчаны кире кайтара ала. Аның суммасы да билгеләнгән: елына 15 600 сумга кадәр.

Моның өчен дәвалау оешмасына барып, даруга рецепт яздырасың һәм аны даруханәдән сатып аласың. Салым акчасын кире кайтарып алыр өчен рецепт һәм чекны салым инспекциясенә илтәсең. Ул эшне үзең башкара алмасаң, салым оешмаларына балаң, әти-әниең, яки ирең-хатының да мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Гаиләдә ике кеше эшли икән, дәүләттән 31 200 сумга кадәр акчаны кире кайтарып булачак. Фаразларга караганда, әлеге яңалыктан ил буенча дистә миллион кеше файдаланачак. Русия Дәүләт думасы депутатлары фикеренчә, бу система җайлы гына эшләп киткән очракта, киләчәктә дарулар өчен тагын да күбрәк акчаны кайтару мөмкинлеге тудырылачак. Исегезгә төшерәбез: элек халык Русия Хөкүмәте билгеләгән аерым исемлектәге дарулар хакын гына кире кайтара алды.
Хәзер ул исемлек бетерелә. Табиб бер кәгазьгә рецепт яза, икенче кәгазьне салым оешмалары өчен әзерли һәм аңа штамп куярга тиеш. Даруханәдә исә бәяне раслаучы чек бирәләр. Рецептны һәм чекны тапшырганда кеше декларация тутыра. Ата-анага балигъ булмаган баласы өчен алган дарулар хакын да кире кайтарырга рөхсәт ителә. Ул чагында да кулда табиб язуы һәм чек булу кирәк. Декларация тутырганда баланың документлары да теркәлә.
Бу эш ничек башкарыла соң? Белгеч аңлатуынча, кеше бүген дару сатып алган икән, әлбәттә, шунда ук салым органнарына чыгып китми.
- Рецептларны һәм чекларны ел дәвамында җыеп бара. 2020 елда алган дарулар өчен салым икенче елда кире кайтарылачак. Даруны бер генә түгел, 5–6 тапкыр, аннан да күбрәк алырга мөмкин, - дип яза "Ватантат.ру".
Ел буе тотылган чыгымнан 13 процентын кайтарып бирәчәкләр. Максималь сумма күләме 120 мең сумнан артмый. Әлеге яңалык эшләүче һәм ай саен салым түләүче кешеләргә генә кагыла. Эшләүче пенсионер да шул категориягә керә.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Daru-chen-salimni-nichek-kire-kaytarip-bula-78386/
Читайте нас: