+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
16 гыйнвар 2020, 11:11

Өйдә әзерләнгән прәннек

Ул йомшак һәм бик тәмле була. Өйдә әзерләнгән прәннек үзенең йомшаклыгы һәм тәмлелеге белән аерылып тора. Әйдәгез, әлеге ризыкны пешерергә өйрәник әле.

Безгә кирәк булачак: 0,5 стакан катык, 6 аш кашыгы каймак, 5 аш кашыгы көнбагыш мае, 2 йомырка сарысы, 0,5 стакан шикәр комы, ванилин, бераз тоз, 5 грамм разрыхлитель, кирәгенчә он.
Крем өчен: 2 йомырка агы, шикәр комы.
Пешерү тәртибе: йомырканың сарысын агыннан аерабыз. Камыр өчен барлык ингредиентларны кушып, яхшылап болгатабыз һәм, кирәгенчә он салып, йомшак итеп камыр басабыз. Әзер камырдан түгәрәк прәннекләр формашлаштырабыз һәм майлы табага тезеп салабыз. Прәннекне духовкада 1 сәгать чамасы пешереп алабыз.
Йомырка агына шикәр комы кушып, миксер ярдәмендә яхшылап күпертәбез һәм әзер прәннек өстенә салып чыгабыз.
https://alluki.rbsmi.ru/articles/t-mlebik-yr-t-/yd--zerl-ng-n-pr-nnek-61195/
Читайте нас: