+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
17 гыйнвар 2020, 14:08

Коръән мәҗлесен ни өчен үткәрәләр?

Гадәттә безнең халык өйгә кунак җыеп, вәгазь сөйләтеп, Коръән укытып, дога кылдыруны ярата. Раббыбыз Аллаһ каршында бу гамәл бик мәртәбәле һәм саваплы булып санала.

“Беренчедән: өйгә туганнары, якыннары, дуслары, күршеләре килә. Икенчедән: вәгазь сөйләнелә. Өченчедән: Коръән укыла. Дүртенчедән: дога кылына. Бишенчедән: кешеләрнең йөрәкләре берләшеп, дуслыкка-татулыкка ирешәләр. Алтынчыдан: гөнаһлар кичерелә. Җиденчедән: чир-авыру китә. Сигезенчедән: фәрештәләр төшәләр. Тугызынчыдан: бәрәкәт иңә. Унынчыдан: изге ният-теләк кабул ителә”, ди Ибраһим Шаһимәрданов.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллааһү галәйһи үә сәлләм: “Чакырылган җиргә бар!” - дип әйтте. Безнең очрашуыбызның максаты - Раббыбыз Аллаһны искә алу өчен. Үзебезгә якын булган мәрхүмнәрне, аларның рухлары шат булсын диеп, дога кылу һәм исәннәргә дә изге теләктә булу.
Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләм әйтте: “Әгәр кешеләр җыелсалар һәм аларның максатлары Аллаһны искә алу булса, күктән бер фәрештә игълан кылыр: “Бу мәҗлестә кемнәр катнаша, аларның гөнаһлары кичерелеп, аның урынына изге гамәлләр кылган шикелле сәвабы язылыр”.
Шулай ук бу мәҗлесне Аллаһ Үзенең рәхмәте белән уратып ала, бәрәкәт иңә, гөнаһлар кичерелә, Аллаһ горурланып, фәрештәләр алдында шушы җыенда катнашкан кешеләрне исемләп искә ала һәм бу урын да башка җирләр алдында мактанылыр, дип яза “Аллаһым! Биргәннәреңә мең шөкер!” төркеме.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/iman/Kor-n-m-lesen-ni-chen-tk-r-l-r-80183/
Читайте нас: