+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
17 гыйнвар 2020, 10:47

Путин Юлламасы социаль йөзле

Владимир Путин яслеләрдә урыннарны арттыру, халыкның керемнәрен күтәрү бурычын куйды. Ул 1-4 сыйныф укучыларын бушлай ашату, ана капиталын арттыру, беренче бала өчен дә түләүләр кертү кирәклеге турында белдерде. Мәктәпләрдә сыйныф җитәкчеләренә федераль казна исәбенә бишәр мең сум өстәмә түләү булдырылачагын да әйтте.

15 гыйнвар Русия Президенты Владимир Путин Федераль җыенга еллык Юллама белән чыкты. Анда ул тышкы һәм эчке сәясәтнең өстенлекле төп юнәлешләрен билгеләде, илдәге эшләр торышына һәм киләчәккә төп бурычларны күзаллауга бәя бирде. Узган 2019 елның 20 февралендә дәүләт башлыгы парламентка мөрәҗәгате өчен “Кунак сарае”н сайлаган иде. Быел Президент “Манеж” үзәк күргәзмә залында чыгыш ясады.
Чарада Федерация Советы әгъзалары, Дәүләт думасы депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, Конституция һәм Югары мәхкәмә җитәкчеләре, губернаторлар, Федерация субъектларының кануннар чыгару органнары рәисләре, традицион дини конфессияләр башлыклары, җәмәгатьчелек вәкилләре, шул исәптән төбәкләрнең иҗтимагый палаталары башлыклары, киңкүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре: барлыгы 1300гә якын кеше катнашты.
Владимир Путин Юлламаны демографиядән башлады:
– 2019 елда туучылар санының гомуми коэффициенты 1,5 тәшкил итте. Бу Русия өчен бик аз. 1943нче елда ул 1,4 тәшкил иткән. Демографик тозактан чыгарга һәм ил халкы санын арттырырга кирәк, – диде Владимир Путин. Ул яслеләрдә урыннарны арттыру, халыкның керемнәрен күтәрү бурычын куйды. Ул 1-4 сыйныф укучыларын бушлай ашату, ана капиталын арттыру, беренче бала өчен дә түләүләр кертү кирәклеге турында белдерде. Мәктәпләрдә сыйныф җитәкчеләренә федераль казна исәбенә бишәр мең сум өстәмә түләү булдырылачагын да әйтте. Президентның бу Юлламасы социаль юнәлешле булуы белән аерылып тора. Ил җитәкчесе Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертү бурычын да куйды.
Русия Президенты хөкүмәт җитәкчесе итеп моңа кадәр салым хезмәте башы булган Михаил Мишустинны тәкъдим итте. Шулай итеп, Дмитрий Медведев һәм хөкүмәт 15 гыйнвар отставкага китте. Владимир Путин Дмитрий Медведевка иминлек шурасы башлыгы урынбасары вазыйфасын тәкъдим итте.
https://tulpar.rbsmi.ru/news/Putin-Yullamasi-sotsial-y-zle-78011/
#ВладимирПутин
Читайте нас: