+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
17 гыйнвар 2020, 10:53

Путинның Юлламасыннан акча исе килә

Тик һәр кеше дә бала табып, акчалы була алмый шул. Чөнки һәр кеше дә бала табу яшендә түгел.

Русия Президенты Владимир Путинның Юлламасында халыкның керемен арттыру, яшәү дәрәҗәсен үстерүгә зур урын бирелгән. Керемнәре яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләрдә өч яшьтән алып җиде яшькәчә булган һәр балага 2020 елдан башлап ай саен 5,5 мең сум, 2021 елдан – 11 мең сум түләп бару каралган.
2020 елның 1 гыйнварыннан беренче бала өчен дә Ана капиталы түләнәчәк. Агымдагы елдан Ана капиталы 466 мең 617 сум булачак, икенче бала тугач ул 150 мең сумга артачак. Ана капиталы ел саен индексацияләнәчәк.
2020 елның 1 сентябреннән башлангыч сыйныфлар укучыларын ашату бушлай булачак. 2023 елның 1 сентябреннән мәктәпләрдә бөтен укучыларны бушлай ашату кертеләчәк.
1 сентябрьдән сыйныф җитәкчеләренә 5әр мең сум өстәмә акча түләү кертелә. Акча федераль бюджеттан бүлеп биреләчәк. Укытучыларга гамәлдәге түләүләр саклана.
Русия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка Юлламасында “Ачык интернет” проектын әзерләргә һәм тормышка ашырырга тәкъдим итте. Проект бөтен Русиядә социаль әһәмияткә ия интернет-сервисларга бушлай керү мөмкинлеген күз уңында тота.
https://tulpar.rbsmi.ru/news/Putinni-Yullamasinnan-akcha-ise-kil-79849/
#ВладимирПутин
Читайте нас: