+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
20 гыйнвар 2020, 10:55

Конституциягә үзгәрешләр кертү эше башланды

Русия Президенты Владимир Путин Конституциягә үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем әгъзалары белән очрашты.

Дәүләт башлыгы Ново-Огаревода Русия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем әгъзалары белән беренче очрашу уздырды.
Ул анда тәкъдим ителгән төзәтмәләрнең Конституциянең фундаменталь нигезләренә кагылмавын әйтте:
– Әлеге төзәтмәләрнең мәгънәсе – Русиянең хокукый социаль дәүләт буларак алга таба үсешен тәэмин итү, илебез институтлары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру, гражданлык җәмгыяте, сәяси партияләрнең, безнең регионнарның дәүләт үсешенең мөһим карарларын эшләүдә ролен ныгыту. Сүз шул исәптән Хөкүмәт Рәисен, аның урынбасарларын һәм федераль министрларны билгеләүнең яңа тәртибе турында да барды.
Безгә шулай ук Дәүләт Советының конституциячел статусын билгеләргә кирәк булачак. Конституция судына бирергә тәкъдим ителә торган законнарның сыйфатын контрольдә тоту буенча мөмкинлекләрне дә өстим.
Гражданнарның социаль хокукларын ныгыту белән бәйле тәкъдимнәрне аерым билгеләп үтәм. Конституциядә Русиядә минималь хезмәт хакы яшәү минимумыннан ким була алмый дигән нигезләмәне тагын бер кат кабатларга телим, – диде Владимир Путин.
Ул төп законда Русиядә лаеклы пенсия белән тәэмин итү һәм пенсияләрне даими индексацияләү гарантияләнә, дип язылган булырга тиешлеген дә әйтте.
https://tulpar.rbsmi.ru/news/Konstitutsiyag--zg-reshl-r-kert-eshe-bashlandi-81940/
#ВладимирПутин
Читайте нас: