+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
20 гыйнвар 2020, 11:08

Кыш булмады, җәй булырмы?

Кыш уртасы җитсә дә, кыш күргән юк әле. Кышы нинди, җәе шундый диләрме? Җәйгә фаразлар нинди икән?

"Шәһри Казан" хәбәрчеләре Татарстанның Балтач районы, Янгул авылында яшәүче Әмир абый Шәрәфиевкә шалтыраткан. Тәҗрибәле синоптикның быелгы һава торышына үз фаразлары бар.
– Гыйнвар җылы тора, бу – җәй булмый дигән сүз инде. Димәк, июль ае начар килә. Крещениегә суык булса – яхшы. Ә гыйнварның бу көннәре июль ае һава торышын билгели. Гадәттә июльнең 20сеннән соң бер атна эссе булып ала. Сабан ашлыгын өлгертеп бетерә, аннан урып-җыюга да күп калмый. Башаклар пешәргә бер атна җитә. Алай булмаса, урып-җыю начар була инде. Сабан ашлыгы өлгереп җитми, урак эшләре соңга кала. Яңгырлы булса, төптән яңадан чыгара башлый. Азап­лый торган була.
– Кар бик аз, уҗымнар нишләр икән?
– Арышка зыяны юк, көзге бодайга зыян салган булырга мөмкин. Чөнки кар булганчы ук шактый туңдырган килеш торды. Кар булса, тамыр системасын саклый бит. Болай килсә, язга әйбәт түгел. Былтыр, хәтерләсәгез, февральдән яз килде, март һәм апрельнең башы җылы булды. Карлар беткәч, берзаман апрельнең икенче яртысында дүрт-биш көн 12-13 градуслы суыклар торды. Шуннан бу суыкларда арыш уҗымы (арыш уянган иде) үлде. Аннан май башында 30 градус эссе көннәр булды.
– Быел ниләр көтелә, Әмир абый?
– Бик суык булырга охшамаган инде. Суыклар март-апрельгә калса, майның беренче өлешендә – чәчү вакытында газаплар ул. Чәчүгә чыкканда килер дә явар, килер дә явар. Чәчүне тоткарлар. Майның икенче яртысында тагын корылык. Ноябрьне искә төшерсәгез, 20сеннән башлап, ун көн буе аяз торды. Ә май ае азагында – печәннәр үсә торган вакыт. Декабрьдә үзе җылы булды, явым-төшем юк. Бу – июнь өчен шулай ук әйбәт түгел. Узган елгы җәйдә күләме буенча явым-төшемнәр явып бетте. Җәй яңгырлы булгач, кышка кар калмады. Карны февраль-мартта көтәбез.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Kish-bulmadi--y-bulirmi-83085/
Читайте нас: