Дисбактериоз вакытында, мәсәлән, мандаринның киптерелгән кабыгын эремчеккә, боткага кушып ашасаң, ярдәме тиз арада тия. Бронхиттан котылыйм, дисәң, кабыктан төнәтмә әзерләп эчү файдалы. Салкын тисә яисә грипп йоктырсаң, вакланган кабыкны кайнар суга салып, ингаляция ясау яхшы.
Нык арыган, моңа өстәп, нервлар какшаган чакта да ярдәмгә килә мандарин кабыгы. Шушы максатта аны алдан әзерләп куялар. Атап әйткәндә, ваклап, зур булмаган полиэтилен капчыкта саклыйлар. Өзлегеп китсәң, шуны 15 минут иснәп утыру таләп ителә.
Мандарин кабыгының йорт шартларында җитештерелгән алкогольле эчемлекләргә кабатланмас тәм бирүе электән билгеле. Ике аш кашыгы вакланган кабыкны кырлы (200 гр.) стаканга салып төнәткәннән соң, көненә 20 тамчы эчү киңәш ителә.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Kabigi-da-faydali-84920/