+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
21 гыйнвар 2020, 11:03

Путин Чайканы озатты

РФ Президенты Владимир Путин Юрий Чайканы РФ Генераль прокуроры вазифасыннан бушатырга тәкъдим итте.

Путин аны "икенче эшкә күчә", диде. "Риа-Новости" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, Юрий Чайканы әлегә кадәр Русия Тикшерү комитеты рәисе урынбасары булып эшләгән Игорь Краснов алмаштыра.
Юрий Чайка Генераль прокуратураны 2006 елдан алып җитәкләде.
Игорь Красновның кандидатурасын Федерация Советы караячак. 44 яшьлек тикшерүче Анатолий Чубайска һөҗүм итү, сәясәтче Борис Немцов, адвокат Станислав Маркелов, журналистка Анастасия Бабурованы үтерү буенча җинаять эшләрен алып баруы белән билгеле.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/k-n-z-k/Putin-Chaykani-ozatti-85073/
#ВладимирПутин
Читайте нас: