+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
21 гыйнвар 2020, 10:34

Өйдә туңдырма ясап буламы?

Була! Балаларыгызны, оныкларыгызны татлы «маружный» белән өйдән чыкмыйча да сыйларга мөмкин. Моңа аеруча кечкенәләр шатланыр. Бәлки Кыш Бабай да, мине монда көтәләр икән дип, салкыннары белән кар-бураннар туздырып килеп җитеп, пыскак яңгырлы, җылы гыйнвар көннәрен куып җибәрер.

Сөтле туңдырма
1,5 литр сөт, 3 йомырка сарысы, әстерхан чикләвеге зурлыгында атланмай, 6 аш кашыгы шикәр комы алына. Сөткә йомырка сарысы, шикәр комы салып, бик яхшылап болгатыгыз да катнашманы утка куегыз. Кайный башлагач та плитәдән алыгыз. Ванилин, шикәрле лимон кабыгы, шоколад салып, туңдырманың тәмен үзгәртергә дә була. Катнашманы суыткычка куеп туңдырыгыз, төерләнмәсен өчен, болгаткалап торыгыз.
Ванилинлы туңдырма
1 литр сөт, 8 йомырка сарысы, ванилин, 300 грамм шикәр комы, 125 грамм атланмай яки 300 грамм каймак кирәк. Сөтне кайнатып чыгарыгыз да савыты белән кайнар сулы зур кәстрүлгә утыртыгыз. Йомырка сарысын шикәр комы белән изеп, әз-әзләп сөткә кушыгыз да болгата-болгата куерганчы пешерегез. Плитәдән алып, өстенә элпе утырмасын өчен болгаткалап, суытыгыз. Шуңа күпертелгән атланмай яки каймак, ванилин салыгыз да яхшылап болгатыгыз. Пыяла савытка салып суыткычка туңдырырга куегыз.
Шоколадлы туңдырма
Ул сөткә 4-5 аш кашыгы какао комы салып ясала. Аңа бераз әфлисун кайнатмасы яки вакланган әфлисун кабыгы өстәсәң, шоколадлы туңдырма тагын да тәмлерәк була.
Кофелы туңдырма
2 стакан сөт, 4 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы крахмал, 1 бал кашыгы кофе порошогы, 2 йомырка сарысы кирәк.
Шикәр комы салып, сөтнең яртысын кайнатып чыгарыгыз. Шуңа бераз салкын су кушылган крахмал өстәп, берничә минут кайнатыгыз да, плитәдән алып, суытыгыз. Йомырка сарысын агарганчы күпертегез, ярты стакан салкын сөткә кушыгыз. Калган ярты стакан сөт белән кофены кайнатыгыз, сөзегез, суытыгыз да, алдан әзерләнгән катнашмалар белән кушыгыз һәм, ваза яки формаларга салып, туңдырырга куегыз.
Лимонлы туңдырма
400 грамм шикәр комы, шикәрләнгән 1 лимон кабыгын 250 мл суга салып кайнатыгыз да, суытыгыз. Шуңа 8 лимон суты өстәп, сөзегез һәм туңдырырга куегыз. Куера башлагач, бик яхшылап туглагыз да, күпертелгән 2 йомырка агы өстәп, стаканнарга салып, суыткычка туңдырырга куегыз.
Татлы туңдырма
0,75 литр сөткә 5 аш кашыгы какао комы салып, кайнатып чыгарыгыз. 6 йомырка сарысына 1 стакан шикәр комы өстәп, күбекләнгәнче болгатыгыз. Болгатуны туктатмыйча, шуңа сөтле какаоны кушыгыз. Әзер катнашманы савытында килеш сулы кәстрүлгә утыртыгыз да, куеруга, кайнап чыкканчы ук, плитәдән алыгыз. Элпе утырмасын өчен болгаткалап суытыгыз.
Әзер катнашмага 200 грамм каймак, бер рюмка коньяк яки әфлисун ликеры өстәп, махсус савытка бушатыгыз һәм суыткычка куегыз. Туңдырма куера башлагач, вак кына турап, әфлисун кабыгы яки җиләк өстәгез. Туңдырма төерле булмасын өчен, еш кына болгатып торыгыз. Табынга туңдырманы тирән бокалларга салып, өстенә кыздырылган миндаль вагы өстәп бирегез.
https://tulpar.rbsmi.ru/articles/ash-su/yd-tu-dirma-yasap-bulami-84843/
Читайте нас: