Россия Президенты Марат Хөснуллинны РФ Хөкүмәте вице-премьеры итеп билгеләп куюны раслады. Бу хакта Мәскәү Кремле сайтындагы указда әйтелә.
«...Хөснуллин Марат Шакирҗан улын Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары итеп билгеләргә», - диелгән указда.
Шулай ук РФ Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры итеп Андрей Белоусов, вице-премьер — Хөкүмәт Аппараты башлыгы итеп Дмитрий Григоренко билгеләнде.
Виктория Абрамченко, Алексей Оверчук, Дмитрий Чернышенко вице-премьерлар итеп билгеләнде.
Шулай ук Татьяна Голикова һәм Юрий Борисов вице-премьер статусын саклап калдылар. Юрий Трутнев вице-премьер — Россия Федерациясе Президентының Ерак Көнчыгыш федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле вазифасын саклап калды.
https://tatar-inform.tatar/news/official/21-01-2020/putin-marat-h-snullinny-vitse-premier-itep-bilgel-ne-raslady-5717620