+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
23 гыйнвар 2020, 10:36

Җәмәгатьчелек социаль түләүләр буенча фикерләрен җиткерә

Мәктәпләрдә туклану оештырганда җирле азык-төлек продуктлары сату базары барлыкка китереп була.

Русия Президенты Липецк өлкәсенең Усмань шәһәренә сәфәр кылды. Сәфәр барышында Владимир Путин җәмәгатьчелек вәкилләре белән социаль ярдәм чаралары турында фикер алышты.
Анда Русия Президентының Юлламасын тормышка ашыру юнәлешендә төрле фикерләр яңгырады. Шулар арасында Липецк өлкәсенең Русия Федерациясе җәмәгатьчелек палатасы әгъзасы Ирина Бурмыкина фикерләре аеруча кызыклы булды.
– Мәктәпләрдә туклану оештыру тиешенчә эшләсен өчен инфраструктура булдырырга кирәк. Ашханә нәрсә ул? Ул өстәлләр генә түгел, җиһазлар сатып алырга, персоналны әзерләргә, азык-төлек белән тәэмин итүгә килешүләр төзергә кирәк. Биредә алар яхшы эшләнгән. Алга таба да коллегалар федераль финанслау белән бәйле хәл турында уйлыйлар. Нәрсә уйлый? Җирле азык-төлек алырга була иде. Ул чакта җирле производство, шул исәптән азык-төлек продуктлары оештыручылар шунда ук сату базары барлыкка китерә ала. Менә шулай итеп башка урыннарда да оештырырга кирәк, – диде Липецк өлкәсенең Русия Федерациясе җәмәгатьчелек палатасы әгъзасы Ирина Бурмыкина.
Фикер алышуда балалар туганнан соңгы социаль түләүләр турында да фикерләр яңгырады.
https://tulpar.rbsmi.ru/news/m-gatchelek-sotsial-t-l-l-r-buencha-fikerl-ren-itker-88700/
#ВладимирПутин
Читайте нас: