+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
23 гыйнвар 2020, 11:11

Путин: милли проектларны гамәлгә ашыруның уңышы һәркемгә бәйле

Русия лидеры ил тормышында актив катнашу милли проектларны гамәлгә ашыруга ярдәм итәчәк, дип өстәде.

Русия Президенты Владимир Путин фикеренчә, әгәр һәркем милли проектларны үтәүнең мөһимлеген аңлый һәм моның өчен нәрсә дә булса эшли икән, аларны гамәлгә ашыруның уңышы тәэмин ителәчәк. Мондый фикерне дәүләт башлыгы “Сириус” белем бирү үзәге студентлары белән очрашуда белдерде.
Катнашучыларның берсе Президентка: “Милли проектлар буенча фикер алышу барышында, аларны гамәлгә ашыру өчен җаваплылык гомумән алганда, бу эштә катнаша алучыларның һәрберсендә ята дигән нәтиҗәгә килдем мин”, -ди. Путин яшь кешегә мондый фикер йөртүе өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде. "Мин шаярусыз әйтәм, бернинди ирониясез, бу бик мөһим һәм файдалы гариза, рәхмәт, - диде президент. - Миңа моны ишетү бик күңелле, чөнки сез моның белән танышкансыз, димәк, сезгә бу кызык. Бу инде бик шәп. Әгәр һәр кеше үз урынында бу милли проектларны уңышлы тормышка ашыру һәм үз алдыбызга куйган максатларга ирешү һәрберебез өчен мөһим булуын аңлый икән, һәркем бераз гына булса да эшләсә, ул чакта уңыш тәэмин ителәчәк".
Президент ассызыклаганча, күп нәрсә яшьләргә бәйле. Шул ук вакытта, яшь буын нәрсә белән ярдәм итә ала дигән сорауга Путин үзе: “Беренче карашка гади һәм примитив җавап. Үз эшеңне бик яхшы башкарырга кирәк", - диде. Аудиториягә мөрәҗәгать итеп, президент анда фән, сәнгать, спорт белән шөгыльләнгән төрле кешеләр булуын билгеләп үтте. Ул аларның һәрберсе хөкүмәт тарафыннан гамәлгә ашырыла торган милли проектлар исемлегендә кулланылыш таба ала, дип өстәде.
Путин фикеренчә, ил тормышында актив катнашу милли проектларны гамәлгә ашыруга ярдәм итәчәк.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Putin-milli-proektlarni-gam-lg-ashiruni-u-ishi--rkemg-b-yle-88805/
#ВладимирПутин
Читайте нас: