+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
24 гыйнвар 2020, 10:20

Владимир Путинның Федераль Җыелышка Юлламасы 4,5 триллион сумга төшәчәк

Президент тарафыннан куелган бурычларны башкару өчен нефть компанияләре һәм эре предприятиеләр өстендәге салымнарны арттырырга туры киләчәк.

Русия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыелышка Юлламасында яңгыраган бурычларны тормышка ашыруга 2024 елга кадәр 4,5 триллион сум таләп ителәчәк. Моңа акча, мөгаен, салым ташламаларының бер өлешен гамәлдән чыгару хисабына алыначак, дип хәбәр итә "Уралинформбюро".
Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин билгеләп үткәнчә, 2020 елда бу максатларга 450 миллиард сум акча кирәк булачак, ә аннан соңгы дүрт елда – тулаем алганда, тагын 4 триллион. "Известия" гәзите билгеләп үтүенчә, финанслау белән проблемалар тумаячак – бюджетта узган елларның файдаланылмаган калдыклары һәм Резерв фонды акчалары бар. Әмма 2021 елдан проблемалар туачак – ел саен өстәмә 500 миллиард сум акча эзләргә туры киләчәк.
Әлеге чыгымнар, нигездә, нефть компанияләре һәм эре предприятиеләр файдаланган салым ташламаларының бер өлешен гамәлдән чыгару юлы белән капланачак.
Агымдагы елда мондый салым ташламаларының гомуми суммасы 4,1 триллион сум тәшкил итә, ә 2022 ел ахырына ул, көтелгәнчә, 4,5 триллионга кадәр артачак.
Шунысын да өстик, яңа Хөкүмәткә беренче вице-премьер итеп тәгаенләнгән Андрей Белоусов, элек президент ярдәмчесе вазыйфаларын башкарганда, берничә тапкыр сәнәгатькә салым йөкләмәләрен арттыру тәкъдиме белән чыккан иде. Хәзер аның хыяллары тормышка ашарга да мөмкин. Ни өчен дигәндә, кичә Михаил Мишустин хөкүмәт әгъзаларына 2020-2022 елларга ил бюджетына үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәр әзерләргә боерды. Бу хакта "Рамблер" хәбәр итә.
https://tulpar.rbsmi.ru/news/Vladimir-Putinni-Federal-ielishka-Yullamasi-4-5-trillion-sumga-t-sh-ch-k-89370/
#ВладимирПутин
Читайте нас: